Табышмаклар бәйрәме

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. балаларны табышмак бәйрәменә чакырды.

Яшь китап укучылар «табышмак» сүзенең килеп чыгу тарихы һәм аның төп төрләре белән таныштылар, китапханәдә булган табышмак-китаплар белән таныштылар. Аннан соң кыш һәм яңа ел темасына багышланган  табышмакларга җаваплар эзләделәр. Әлеге чара мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International