30 нчы декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә "Кышкы әкият" дип исемләнгән тагын бер театральләштерелгән тамаша булып узды. Анда инде балалар түгел, ә олы кешеләр катнаштылар. Тамашачылар Яңа Елның балалар бакчасында ничек үтүен күрделәр. Кыш бабай, Кар кызы, Кащей, Убырлы карчык, алып баручы, балалар бакчасыннан малайлар һәм кызлар (аларны олылар уйнады) тамашачыларны бик сөендерде. Ә кар бөртекләре, попуаслар, юлбасарлар, кечкенә аккошлар биюләре залга яхшы кәеф өстәде. Аннан соң конкурслар һәм оттырышсыз лотерея булды. Барысы да бик канәгать калды