Менделеевлылар Яңа елны ничек шәһәрнең төп чыршысы янында каршы алдылар

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

31 декабрьдә меделецлар, узып баручы елны уздыру өчен, шәһәрнең төп чыршысы янына җыелдылар. Яңа иллюминацияләр С.Гассар исемендәге мәдәният йорты мәйданын бизәде. Шәһәрлеләр истәлекле фотолар ясадылар, биеделәр, җырлар җырладылар, бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәм чаралары театральләштерелгән тамашадан башланды. Җирле халык өчен музыка һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады, әкият персонажлары кәеф күтәрде. Программа район башлыгы Валерий Чершинцевның яңа ел мөрәҗәгате белән дәвам итте. Бераздан салют тавышы ишетелде. Шәһәр халкы белән кунаклар таралышырга теләмәделәр. Чыршы янында массачыл әйлән-бәйлән уйнадылар, дискотеканы бәйрәмне төгәлләделәр. Халык акрынлап, Яңа 2020 елны иң якыннары белән каршы алу өчен, өйгә, кунакка җыела башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International