Яңа елда дусларча очрашу

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган конкурс программасы 30 декабрьдә Яңа Кокшанда узды. Урамда, клуб бинасы янында күңелле тамаша башланды. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, яңа ел табышмакларын чиштеләр, уеннарда уйнадылар һәм ярыштылар. Яңа Кокшан халкы һәм кунаклары актив катнашты. Беркем дә бүләксез һәм призсыз калмады. Яхшы кәеф, көлү һәм шатлык - бәйрәмнең төп өлешләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International