Эш сәфәренең төп максаты - терлекчелек хуҗалыкларын терлекләрне кышлату шартларын, аларны ашату шартларын бәяләү, терлекчелек биналарын яңа җайланмалар белән тәэмин итү, фермаларда эшләүчеләрнең хезмәт өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру. Гомумән алганда, барлык хуҗалыкларда терлекчелек биналары яхшы хәлдә: азык өләшү һәм тирес чыгару механикалаштырылган. Әмма кайбер фермаларда хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына, терлекләрне карауга һәм сөт савуга кагылышлы кисәтүләр дә бар. Фермаларны карап йөргәннән соң, терлекләрне баланслы тукландыруны оештырырга һәм фермаларны җитешми торган кадрлар белән комплектларга киңәш ителә.