2020 елның 3 гыйнварында "Юность" кинотеатры Дуслык паркында С.Гассар исемендәге Мәдәният йортының Яңа ел бәйрәме концертында катнашты. Кинотеатр хезмәткәрләре тарафыннан яңа ел фильмнары темасына киновикторина тәкъдим ителде. Сорауларга дөрес җавап биргән тамашачылар призлар алды. Викторинада балалар аз түгел, алар үзләренең омтылышлары, тапкырлыклары һәм зирәклекләре белән сөендерделәр.