2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Әлеге максатларга Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 62 миллион сумнан артык акча җибәрде.
4 мартта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин «ТатарИнформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында чыгыш ясады.