"Раштуа бәйрәме" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

10 гыйнвар көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йортында керәшеннәрнең "Раштуа бәйрәме" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме һәм Менделеевск районы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы рәисе Мамакова Валентина Викторовнаның отчеты булып узды. Бәйрәм чарасында Менделеевск районының һәм шәһәренең барлык керәшен коллективлары катнашты: Иске Гришкино авылының "Бигәш", Сәйтәк авылының "Карендәшләр", Бөрешле авылының "Ак Чишмә", Монай авылының "Миләшкәем", Менделеевск шәһәренең "Туганайлар" ансамбльләре. Котлау сүзләре белән Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Фәрхетдинова Рәйханә Ситдиковна чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы керәшен коллективларының концерт номерлары һәм Кыш бабай белән Кар кызы килү белән дәвам итте. Тамашачылар һәм артистлар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бу көнне бәйрәм атмосферасы җемелдәп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International