Сәйтәк авылы клубында Раштуа бәйрәме

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

 

7 нче гыйнварь көнне Сәйтәк авылы клубында Раштуа бәйрәме узды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бәйрәмнәр белән тәбрик итеп , актив балаларны Мактау хатлары һәм баллы призлар белән бүләкләп китте. Ә иң зур бүләк -Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә балалар театр төркеменең  "Кышкы әкият" дип исемләнгән театральләштерелгән тамашасы булды.  Тойгужалылар   бу көнне сәйтәклеләргә  кышкы әкият дөньясына чумарга тәкъдим иттеләр. Тамашачылар зур кызыксыну белән әкиятне карадылар. Әкияттәге вакыйгаларга битараф калмадылар.Гадәт буенча балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, шуның өчен татлы призлар алдылар. Кыш бабай, Кар кызы, Кащей, Убырлы карчык, песи Драник белән бергәләп әйлән-бәйлән әйләнделәр. Күңелле ярышларда катнаштылар.Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Тамашачылар да, чыгыш ясаучылар да бәйрәмнән кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International