Сәйтәк авыл клубы , балаларның кышкы ялларын файдалы уздыру максатыннан, “Бөтен дөнья ап-ак кар” дип исемләнгән кышкы табигатькә экскурсия оештырды.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балалар белән бергә авылдан өч чакрым ераклыкта булган елгага тау шуарга бардылар. Юл дәвамында балалар кышкы сынамышлар, әйтемнәр белән таныштылар.Кышкы табигатьне күзәттеләр. Төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Соңыннан күмәкләшеп таудан шудылар.
