9 гыйнварда район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев инициативасы белән гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре “Союз Спасения” кинофильмын, (Россия, 12+) кинофильмны оешкан төстә карадылар. Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Вакыйга 1825 елның декабрендә, Санкт-Петербург шәһәрендә, Россия империясе башкаласында була. Россия дөньяның беренче державасы. Яшь җиңүчеләр, гвардия офицерлары, тигезлек һәм ирек хәзер дә килеп җитәчәк дип ышаналар. Шуның өчен алар бөтен нәрсәне: байлыкны, мәхәббәтне, тормышны һәм илне корбан итәргә әзер.
Фильм тамашачыларда уңай тәэсирләр калдырды. Танылган актёрлар катнашында масштаб буенча якты күренеш. Әлеге кинофильм - шул вакыттагы Россия фаҗигасенең зур вакыйгасы. Фильмны күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланды..jpg)