4 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә "Дөрешкәй" театр коллективы хәйрия спектакле күрсәтте. Билет сатудан кергән барлык акча «Кама таңнары»приютына тапшырылды. Бу юлы Фәнис Яруллинның «Койрыксыз Сандугач» комедиясен сайладылар, анда артистлар: Сафин Рафит, Сафина Александра, Гайфетдинова Гөлнара, Хуҗин Салават, Зинәтуллина Рәмзия, Сафина Рәзилә уйнады. Тамашачылар залы шыгрым тулы иде, аягүрә басып алкышлады һәм рәхмәт сүзләре әйтте! Артистларга шулай ук приют тәрбиячесе Энҗе Хәсәншина, «Талларым»ансамблендә катнашучылар да рәхмәт белдерделәр.