Барысы да чараларга йөри алмый. Шуңа күрә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры балалар белән бергә 1 нче төркем инвалид, 7 ел йөрми торган Мансуров Ринат өенә килделәр һәм "Яңа ел могҗизалары"исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Аны Яңа ел белән котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Соңрак ул балалар белән рәхәтләнеп шашка уйнады. Мансуров Ринат һәм балалар очрашуга бик шат булдылар.