Кыш Бабай призына шахмат буенча «Батыр» спорт мәктәбе беренчелеге бер айга якын дәвам итте.
Ярышларда тренер Юрий Дюжакин җитәкчелегендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Беренчелек малайлар арасында ике яшь категориясендә үтте.
2008 елда туган һәм өлкәнрәк малайлар һәм кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын-Андрей Петров, Алена Мартынова
2 урын-Ринат Сөнгатов, Виктория Прокопьева
3 урын-Адель Гатауллин, Алия Каюмова
2009 елгы һәм кечерәк:
1 урын-Дамир Гайсов, Сәетхан Юлдашева
2 урын-Кирилл Прокопьев, Анастасия Кузьмина
3 урын-Камил Сөнгатов, Нелли Хәсәнова
Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.