Өстәл уеннары - эрудицияне, игътибарны, хәтерне үстерүнең искиткеч ысулы, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук вакытны күңелле үткәрүнең яхшы ысулы. Әмма иң мөһиме - ул тере аралашу. Балалар рәхәтләнеп «Дабл», «Мемо», «Разбей яйцо», «Джингл»да уйнадылар һәм пазлык җыйдылар. Дуслары белән яхшы кәеф һәм яхшы үткәрелгән вакыт - менә Игротека нәтиҗәсе.