Тойгуҗа авылында хәйрия спектакле

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

4 нче гыйнварда Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә "Дорешкәй" театр коллективы хәйрия спектаклен күрсәтте. Билет сатудан кергән барлык акчалар «Кама таңнары»приютына тапшырылды.  Бу юлы Фәнис Яруллинның «Койрыксыз Сандугач» комедиясен сайладылар, анда артистлар: Сафин Рафит, Сафина Александра, Гайфетдинова Гөлнара, Хуҗин Салават, Зиннәтуллина Рәмзия, Сафина Рәзилә уйнады.

 

Тулы зал тамашачыларны аягүрә басып алкышлады һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Артистларга шулай ук приют тәрбиячесе Энҗе Хәсәншина, «Талларым»ансамблендә катнашучылар да рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International