Яңа Кокшанда Кыш Бабай халыкны Иске Яңа ел белән котлады (бу кечкенә сюрпризны китапханәче һәм Яңа Кокшан клубы мөдире оештырды).Кыш Бабай нәкъ менә теге яки бу сәбәпләр аркасында чыршыда була алмаган кешеләрдә булды. Халык бик гаҗәпләнеп каршы алды, һәм без барысының да кәефен күтәрә алдык. Бүләксез берсе дә булмады.