Хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Алга таба шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде. Узган атнада 78 хәбәр теркәлгән.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында – ММР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәр Роберт Ринат улы.
Раштуа ярминкәсен үткәрү турында ДБУК "Менделеевск шәһәре туган якны өйрәнү музее" директоры Макаров Константин Геннадьевич сөйләде.
Менделеевск муниципаль районында Яңа ел бәйрәмнәренә һәм кышкы каникулларга йомгак ясау һәм 2020 елда Халык иҗаты фестиваленә старт бирү турында Татарстан Республикасы ММР Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Шиһапова Екатерина Владимировна чыгыш ясады.
ММР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Фәрухшин Илнур Илдар улы Менделеевск шәһәрендә 2019 елда уздырыла торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләргә йомгак ясады.