Күркәм традиция буенча, бишенче ел рәттән, өченче буын вәкилләре Иске Яңа елны гадәти булмаган форматта каршы алдылар.
Алып баручылар Айсылу Касыймова һәм Виктор Никифоров барысын да вальска чакырдылар. Ветераннар лирик музыка астында яшьлекләрен искә төшерделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм күңелле бәйрәм атмосферасы белән хозурландылар. Фойеда яңа ел почтасы эшләде, аның ярдәмендә һәркем үзенең дусларына һәм танышларына изге теләкләр яза алды. С.Гассар исемендәге мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары тантана сәбәпчеләренә матур концерт бүләк иттеләр.
Кичәдә Валерий Чершинцев катнашты. Район башлыгы ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм Раиса Кушакова, Любовь Рябова һәм Зәйнәп Шәиховага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»медальләрен тапшырды.