2020 елда традицион кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка эш бирүчеләр өчен яңа хисап формасы кертелә.
2020 елның 1 гыйнварыннан иминләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны иминиятләштерелгән оешмаларга ай саен хисап артыннан килә торган айның 15 нче числосыннан да соңга калмыйча РПФКА тапшырырга кирәк булачак, ә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап эшкә кабул итү яки эштән китү очракларында хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны эш бирүче оешма тарафыннан пенсия фондына эшкә кабул итү яки эштән китү датасыннан соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш булачак.
Мәгълүматлар тапшыру срокларын бозган яки тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырган өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан салына торган административ җаваплылык билгеләнә.
Район иминиятләштерүчеләренә, Пенсия фондының клиентлар хезмәте тарафыннан тулы мәгълүмат җиткерү өчен, якын арада «электрон хезмәт кенәгәсе һәм хисапның яңа формасы турында»дигән семинарлар үткәрү планлаштырыла.
Килеп туган сораулар буенча КС 2-40-41 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.