Әкиятләр әйлән-бәйлән йөртә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

13 гыйнвар көнне балалар китапханәсенә «Кама таңнары»приютында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен «Әкиятләр әйлән-бәйлән йөри»дигән мавыктыргыч сәяхәт үткәрделәр.

Балалар, әкиятләр буенча сәяхәттә, герой тасвирламасы буенча сүзнең нинди әкият турында баруын белеп, нинди тылсымлы әйберләрнең кемгә каравын ачыкладылар. Аннан соң балалар нәниләр өчен китаплар белән таныштылар, китапларга иллюстрацияләр карадылар. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International