Тихоново авыл китапханәсендә «Кышкы әкият» әдәби вернисажы үткәрелде. Чарага төрле форматтагы китаплар, балалар өчен иң яхшы әсәрләр тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара китапханәченең кышкы бәйрәмнәрнең тарихы турында хикәясе белән үрелеп барды. Балалар әкиятләрдән өзекләр укыдылар, әдәби викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Шулай ук иң яхшы рәсем бәйгесенә йомгак ясадылар. Һәр бала катнашкан өчен баллы приз алды.