Тойгуҗада волейбол турында кыш көне дә онытмыйлар. Әлеге авылда спорт залы юк, шуңа күрә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры җитәкчелегендә Песәй авылына юл тоттылар. Чөнки спорт - ул көч һәм сәламәтлек! Балалар бик канәгать иде!