17нче гыйнвар көнне Камай авылы мәктәбендә укучылар өчен, рус теле атналыгы кысаларында «Бөек һәм көчле рус теле» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче Галимуллина Г.М. балаларга рус теле тарихы турында сөйләде,тел – ул безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез дип билгеләп үтте, аны сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга өндәде. Укучылар мәкальләрне белү, табышмакларга җаваплар табу, фразеологик табышмакларны чишү конкурсларында катнаштылар, рус теле турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.
.jpg)
.jpg)