Сәйтәк авылы клубында балаларга иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балалар рәсемнәр ,табигый чималлардан поделкалар, шулай ук пластилиннан төрле фигуралар да ясый алалар. Алар өчен мастер класслар уздырыла. 14 нче гыйнварь көнне Кышлаучы кошлар көне уңаеннан бергәләшеп җимлекләр ясадылар. Компьютер презентациясе аша җимлеккә нинди ярмалар салырга кирәклеген ачыкладылар, кышлаучы кошларны искә төшерделәр. 12 нче гыйнварь көнне “Яңа яуган ак карга” дип исемләнгән кар өстенә рәсемнәр ясау буенча мастер класс булып узды..Төсле буяулар белән карга рәсем төшерделәр. Шулай ук , 18 гыйнварь Кар бабайның туган көне уңаеннан мамык дисклары ярдәмендә Кар бабай ясадылар. Чыннан да балалар кул эшләре белән шөгыльләнергә яраталар. Район күләм ярышларда да бик теләп катнашалар.Миронова Анжелика районда уздырылган кышка багышланган рәсемнәр конкурсында 1 урын, Гизатуллна Сафина белән Алия этно- Яңа ел уенчыклары конкурсында 1 урыннар яуладылар. Миронова Анжелика белән Хисамов Данис бизәгән чана да Мактау кәгазенә һәм бүләккә лаек булды.Менә шулай иҗат итеп яшиләр сәйтәклеләр!

