17 нче гыйнварь көнне Бәзәкә урта мәктәбе базасында Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. Бәзәкә һәм Сәйтәк авылы башлангыч сыйныф укучылары арасында дусларча очрашу уздырды. Бу чараның сәбәбе- Кар бабайның туган көне иде. Очрашуга Кар бабай ( Нуретдинова А.) үзе дә килде. Ике авыл командасы арасында ярышлар уздырылды. Укучылар Кар бабай әзерләгән табышмакларга җаваплар әйттеләр. “Кышкы балык тоту”, чаңгыда шуу, пингвиннар булып йөгерү һәм башка күп төрле хәрәкәтле ярышларда бик теләп катнаштылар. Һәр ярыш арасында музыкаль хәрәкәтле уеннар уйналды.Мәктәпнең спорт залында балаларның шат авазлары, бер берсен җиңүгә өндәүләре яңгырап торды. Ярышлар дуслык җиңүе белән тәмамланды. Кар бабай да үзенең туган көнен шушындый күңелле итеп уздырулары өчен укучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.Барысы да тәмле призлар белән бүләкләнделәр.

