15 гыйнвар көнне Песәй авыл китапханәчесе Яраханова Рузалия балалар бакчасында кәгазьдән әйберләр ясау буенча "Китаптагы тычканнар" мастер-классы үткәрде.Чара башында китапханәче балаларны әлеге нәни тычканнар «яши» торган китаплар белән таныштырды. Ел символлары төп геройлар булган «Курочка Ряба», «Теремок», «Репка» әкиятләрен искә төшердек. Эш вакытында балалар иҗади сәләтләрен, бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәттеләр. Бу мастер-класс балаларга бик ошады.