Алман әкиятчесе Якоб Гриммның (1785-1863) тууына 235 ел тулу уңаеннан Илнәт авыл китапханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Бертуган Гримм әкиятләрендә кунакта»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Өлкән Якоб һәм кече Вилгельм абыйлы - энеле Гриммнарның тормыш һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән балалар сәгатьтән белделәр. Яшь китап укучылар дөнья балалар әдәбиятының алтын фондына кергән «Горшок каши», «Лиса и Ёж», «Бременские музыканты» һ.б. әсәрләре белән таныштылар.