Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге 2020 елның гыйнварыннан «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.
«Демография» милли проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшьне озынайтуга, Актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне үткәрү өчен, 1 кварталга Песәй һәм Монай авыл җирлекләреннән 600 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.