Йөзү буенча районның ачык беренчелеге

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 19 гыйнварында «Нептун» Сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча район беренчелеге булып узды. Катнашучыларга район Башлыгы В.С. Чершинцев исеменнән сәламләү сүзе белән «Нептун» сәламәтләндерү комплексы директоры Егор Демидов мөрәҗәгать итте. Ярышлар ике этапта узды: шәхси һәм команда эстафетасы. Барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм спорт сынауларын намус белән үтәделәр. Көрәш командалар арасында өченче ел рәттән бара, 2 ел рәттән беренче урында Менделеевск булды, әмма быел Нократ Аланы сизелерлек күтәрелеп, көчле состав алып килде. Мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә шәхси беренчелектә җиңүчеләр ачыкланды. Ә команда эстафетасында Нократ Аланы командасы командасы катнашты.

Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм кубок тапшырылды. Реванш 2020 елның маенда көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International