«Зирәк китап – тормыш навигаторы»

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Илнәт авыл китапханәсе балаларны һәм яшүсмерләрне әхлакый-хокукый тематикага караган китаплар укуга җәлеп итү максатыннан, Волгоград өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителгән «Зирәк китап – тормыш навигаторы» дип исемләнгән III төбәкара акция-флешбукта катнашты.

Акция кысаларында урта сыйныф укучылары өчен «Зирәк китап – тормыш навигаторы» дип исемләнгән уку сәгате үткәрелде. Владимир Железниковның «Чучело»сын тыңладылар.  Әсәр көчле эмоциональ төсләр белән аерылып тора дигән нәтиҗә ясадылар һәм сыйныфташларына каршы торырга мәҗбүр булган, аңа бойкот игълан иткән нык һәм батыр кыз турында сөйли. Повесть бүген дә актуаль. Чөнки ул хыянәткә каршы торырга, мәхәббәт һәм дуслыкка тугры булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International