«А. Леонтьевның шигырьләрен укыйбыз»

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

 

 

Илнәт авыл китапханәсе Можга шәһәренең "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе инициативасы белән «Удмуртиянең халык шагыйре Анатолий Леонтьев - балаларга» II Республика челтәрле акциясендә катнашты.

Акция кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "А.Леонтьевның шигырьләрен укыйбыз"дигән шигырь минутларын үткәрделәр. Кызганычка каршы, безнең китапханәдә Анатолий Леонтьевның бер генә җыентыгы да юк. Шуңа да карамастан, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бик теләп таныштылар. Балаларга "Когда на улице весна", "Лесное чудо", "Край мой лесной", "Окуньки", "Ветер", "Кап - кап" дигән шигырьләр әзерләделәр. Балалар өйгә бирем дә алдылар: Анатолий Леонтьевның шигырьләренә иллюстрацияләр ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International