Тихоново авыл китапханәсендә «Исәнме, рус миче»

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Тихоново авыл китапханәсендә «Исәнме, рус миче» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты - рус халык иҗаты белән кызыксынуны, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру.

Китапханәче Медведева Н.С. нәниләргә рус миченең кеше тормышында нинди роль уйнавы, хуҗалык җиһазлары, йорт кирәк-яраклары турында сөйләде, шулай ук нәниләр «Лисичка со скалочкой» әкиятен бик теләп тыңладылар. Хәрәкәтләнү физминуткасы үткәрделәр. Мич турында мультфильмнар карадылар: «Сказка о русской печке», «Колобок», «Маша про Емелю», «Гуси-лебеди».

Соңыннан күргәннәр һәм ишеткәннәр турында фикер алыштылар. Һәр бала катнашкан өчен татлы бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International