
Яңа ел чаралары кысаларында Бәзәкә мәдәният йортында татар телендә «Кичке уен» кичәсе булды, анда татар мәдәниятен яратучылар җыелды.
Игътибар үзәгендә һәм чара инициаторлары булып Бәзәкә, Турай, Песәй, Тойгуҗа, Камай, Татар Тәкәше, Татар Әхтиялы мәдәният йортлары булдылар.
Кичәдә катнашучылар «Йөзек салу», «Өчле бию», «Бүләк табу», «Капкалы уены» кебек традицион уеннарда бик теләп катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Чара бик күңелле һәм нәтиҗәле узды.