Татарстан Милли китапханәсенә виртуаль экскурсия

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе татар халкы мәдәниятенең үзәк һәм бай мирасханәсе булып тора. 24 январь көнне аның ачылуына 155 ел тула. Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп укучыларын “Татарстан Милли китапханәсендә” дигән виртуаль экскурсиягә чакырды.

Балалар милли китапханә тарихы, аның бүлекләре белән таныштылар, сихри матурлыкка ия булган “мәгарә”нең матурлыгына сокландылар. Тарих укытучысы Миннахметов Айрат Багдануровичның китапханәдә булуын  һәм аннан алган тәэсирләре турында сөйләвен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International