Балалар сәнгать мәктәбенең 2 нче катында рәсем сәнгате бүлегенең әзерлек классафы укучыларының эшләре күргәзмәсе уза. Анда яшь рәссамнарыбызның 2019 елның икенче яртыеллыгында станок композициясе һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән. Балалар эшләре матур колорит һәм зур фантазия белән аерылып тора. Һәр яшь рәссам үз эшләрендә төрле темаларга композиция һәм гуаш буяулары белән эшләү күнекмәләрен күрсәтте. Тамашачылар игътибарын матур портретлар да җәлеп итә. Күргәзмә бик матур һәм төрле планлы булды.
Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)
.jpg)
.jpg)