Менделеевскида, Татарстанда һәм аннан читтә һәркемгә билгеле булган «Шаян» халык иҗаты коллективы 26 гыйнварда Казан шәһәрендә «Роза Татарстана- 2020» I Халыкара хореографик иҗат конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. “Шаян” кече, урта һәм өлкән төркемнәре мари биюе, рус биюе “Барыня” , “Некрасовские казаки” биюләрен һәм башкаларны тәкъдим итте. Катнашучыларга эксперт бәясен югары компетентлы жюри бирде, ул аларның гадәти булмаган һәм дәртле биюләрен лаеклы бәяләде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина җитәкчелегендәге «Шаян» коллективы конкурс нәтиҗәләре буенча урта һәм өлкән төркем укучылары I дәрәҗә лауреаты , ә кече составы II дәрәҗә лауреаты булдылар. Коллективка киләчәктә дә уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез.
.jpg)
.jpg)