Әкиятләр аланында

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татар китапханәсе 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  өчен әкиятләр кичәсе уздырды. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны, могҗизалы йомгакка ияртеп, серле дөньяга алып кереп китте.

Сабыйлар әкиятләрнең төрле булуын белделәр, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. “Ике ялкау” татар халык әкиятен тыңладылар. “Камыр батыр” әкиятен карап, геройга нинди тылсымлы әйберләр булышуы турында сөйләделәр. А.Алиш әсәре буенча эшләнгән “Куян кызы” мультфильмын карагач, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Бергәләп яхшылыкның яманлыкны җиңүе, әкиятләрнең яхшыга өйрәтүе турында нәтиҗә ясалды.

Бакча балалары, китапханә белән танышып, китап-журналлар карап, тагын килергә теләк белдереп кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International