27 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсе герой шәһәр Ленинградны 900 көн дәвам иткән камалыштан азат итү көне уңаеннан “Безнең хәтер яктысы гасырларда сүнмәс” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
Китапханәче күргәзмәдәге китаплар белән таныштырып, шул тарихи вакыйга турында сөйләде. Китапханәгә килгән балалар белән Н. Ходзаның балалар өчен нәшер ителгән Ленинград камалышы, анда кешеләр кичергән авырлыклар, ленинградлыларның, бөтен совет халкының батырлыгы сурәтләнгән “Тормыш юлы “ дигән китабын укыдылар һәм китапны бер укучы укырга алды.
#читаемоблокаде
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)