23 гыйнварда Менделеевск муниципаль районы хакимияте «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча потенциаль резидентлар белән килешүләр төзеде.
Килешүләр нигезендә инвесторлар түбәндәге проектларны тормышка ашырырга планлаштыра:
- сөт фермасы төзү;
- механика эшкәртү производстволары ихтыяҗлары өчен консигнацион склад;
- нефть химиясе тармагы өчен стандарт булмаган җиһазлар һәм аларга запас частьләр җитештерү.
Шуны да искәртик: «Менделеевск» ТОСЭРда ташламалы салым салу режимы гамәлдә: беренче 5 елда табышка салым – 5%, алдагы 5 елда – 12%, иминият взнослары - 7,6%, җир салымы – 0%, милеккә салым – 0%. «Менделеевск» ТОСЭР резиденты статусын алу өчен кимендә 10 яңа эш урыны булдыру һәм инвестиция проектына 2,5 млн.сум капитал салу шартлары булып тора.