Әдәби уен “Чеховның иҗатын беләсезме”

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

29 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы А.П. Чеховның тууына 160 ел тулу уңаеннан “Чеховның иҗатын беләсезме?” дип аталган әдәби уен үткәрде.

Китапханәче язучының тормышы, иҗаты белән кыскача таныштырып үткәч, алдан укылган әсәрләр буенча әзерләнгән уен биремнәрен үтәделәр. Язучының “Ванька” дигән хикәясен кычкырып укып, әсәр буенча фикер алыштылар, бирелгән иллюстрацияләрнең кайсы әсәрдән булуын ачыклап буяулар белән бизәделәр, чараның нәтиҗәсе буларак, язучының “Хикәяләр” дигән китабы үз укучысын тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International