24 гыйнвар көнне Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Космоста беренче" акциясендә катнаштылар, акцияне оештыручылар-Ростов-на-Дону шәһәр үзәк китапханәсе. Китапханәче башлангыч сыйныф укучылары өчен (укытучы – оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) конструктор һәмгалим С. П. Королев тууына 113 ел тулуга багышланган "Космик киңлекләр" танып – белү сәгате үткәрде.
"Сергей Павлович Королев-кеше-легенда"күргәзмәсе оештырылды. Балалар галимнең язмышы, планеталар, беренче космонавт Ю. Гагарин, космоста булган беренче этләр турында кызыксынып тыңладылар. Чара ахырында космик рәсемнәр буядылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)