Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Ленинград блокадасын өзү» дип исемләнгән тематик сәгать үткәргәннәр.
Чараның максаты-блокададагы Ленинград халкының Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлыгын искә төшерү.
Бурычлар-халыкның героик үткәне турында искә төшерү, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисен формалаштыруга ярдәм итү.
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән «Ленинград блокадасы» дигән документаль фильм карадылар, анда блокаданың 10 факты турында сөйләделәр: күпме көн дәвам иткән, күпме мең ленинградлының гомере өзелде, күпме грамм икмәк алынды, күпме кеше эвакуацияләнде һ. б.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар зур кызыксыну белән фильм карадылар, алар бөек халык өчен горурлык хисләре кичерделәр, шундый эчтәлекле тематик сәгать өчен социаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерделәр.