Район башлыгы Иҗтимагый советның яңа составын тәкъдим итте

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Муниципалитетта Иҗтимагый Советның быел беренче утырышы булды. "Менделеев яңалыклары"язалар.

Утырышта Иҗтимагый советның яңа әгъзалары турында хәбәр иттеләр. Алар элеккечә 12 кеше. Валерий Чершинцев һәркемне тәкъдим итте һәм агымдагы эш елына бурычлар билгеләде.

Иҗтимагый совет рәисе катнашучыларны эш планы белән таныштырды һәм фикер алышу өчен кайбер темалар турында сөйләде. Көн тәртибендә беренче чиратта сәламәтлек саклау һәм инвалидлар җәмгыяте эше мәсьәләләре каралачак.
Иҗтимагый советның яңа исемлегенә ветераннар Советы һәм пенсионерлар берлеге вәкилләре, шәһәр яшьләре, шәһәрнең алдынгы предприятиеләре вәкилләре һәм Менделеевск районының актив кешеләре керде. Халыкның социаль-әһәмиятле мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышлары айга бер тапкыр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International