Халыкның яңа коронавирус (2019-nCoV) таралу борчуы сәбәпле, сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы Комитеты тарафыннан эпидемиологик хәл турында доклад әзерләнде.
Дәүләт Думасының пленар утырышында комитет рәисе Дмитрий Морозов хәбәр иткәнчә, Кытай Халык Республикасында коронавирус йогышы очракларын теркәү турында беренче мәгълүмат пәйда булганнан бирле, тиешле эпидемиология вәзгыяте мониторингы оештырылган, шул исәптән Кытай Халык Республикасыннан килгән затлар мониторингы да. Вирусның генетик эзлеклелеге турында мәгълүмат бастырылганнан соң 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә яңа патогенның лаборатор диагностикасы өчен ике диагностика җыелмасы эшләнгән.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:
«Бүген үк Россиядә, барыннан да элек, Ауропада вирусны диагностикалау һәм ачыклау буенча киң система булдырылуы мөһим-бөтен ил буенча Роспотребнадзор лабораторияләрендә 2-4 сәгать эчендә авыру кешенең куркыныч вирус йөртүче булу-булмавын һәм шуның нигезендә дәвалау буенча алга таба чаралар күрергә мөмкин.
Шулай ук югары авыру чорында кулларны ешрак юарга, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, ит һәм диңгез продуктлары сатыла торган зоопаркларга баруны чикләргә, симптомнар барлыкка килгән очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк".