Район башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевск районы ветераннары, пенсионерлары белән очрашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан С.Гассар исемендәге мәдәният йортында район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә сугыш һәм хезмәт ветераннары, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары,пенсионерлар берлеге катнашында очрашу узды.

Валерий Чершинцев 2019 елда социаль-икътисади районның нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2020 елда күп эшләр башкарасы бар, дип билгеләп үтте. 
Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау, ишегалларын төзекләндерү, юлларны ремонтлау буенча эшләр дәвам итәчәк, шулай ук 1000 урынга исәпләнгән стадион төзелеше дәвам итәчәк.

Шәһәрлеләр предприятие һәм оешма җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. 

Халыкны торак-коммуналь хезмәтләр, күп фатирлы торак йортларның подъездларын ремонтлау, парковкаларда инвалид урыннар билгеләрен урнаштыру мәсьәләләре кызыксындырды. Район башлыгы тиешле хезмәтләргә күрсәтмәләр бирде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International