Менделеевск шәһәрендә 2019 елда предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең эш йомгаклары буенча баланс комиссиясе узды. Аларның төп бурычы-авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, җитәкчеләр белән бергә 2020 елда яңа дәрәҗәгә чыгу өчен барлык хаталарны һәм җитешсезлекләрне бетерү.
Утырышта 2019 елда терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагының җитештерү эшчәнлегенә анализ ясалды , ит һәм сөт җитештерүне, эре мөгезле терлекләр санын арттыру бурычы куелды. Савым сыерларын савыктыру, профилактик һәм сәламәтләндерү чаралары уздыру мәсьәләләре актуаль булып кала.