Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген киңәйтү турында төзәтмәләр кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
«Без кече бизнеска салым йөкләнешен киметүдән гыйбарәт өстенлекле законны хупладык. Патент системасы кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлегенә үсемлекчелекнең һәм терлекчелекнең барлык төрләре, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү, репетиторлык, фотография өлкәсендә барлык хезмәт төрләре, Кейтеринг форматындагы чараларга хезмәт күрсәтү кертеләчәк.
Патент системасы сыгылмалылыгы һәм гадилеге белән аерылып тора, предприятиеләргә бухгалтерия, зур күләмдә документлар алып бару, салым декларацияләрен тутыру таләп ителми. Аерым алганда, сезонлы эшләр өчен патент аграрийларга гамәлдә булу вакытын бер айдан гына сайлап алу мөмкинлеге белән кызыклы. Бик мөһим момент - ул ирекле, сайлау иреге