Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы узды.
Киңәшмә барышында узган чаралар буенча контроль хатларның үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Гамәлдәге комиссияләр эше турында район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе-Хөсәенова Миләүшә Газизҗан кызы сөйләде. Гамәлдәге закон таләпләре нигезендә муниципаль милектәге объектларны паспортлаштыру кирәклеге турында Менделеевск муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ләйсән Рәшит кызы сөйләде.
Шулай ук булачак чараларны үткәрү,контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.