28 нче гыйнвар көнне хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.
Иң башта бүләкләү булды:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен түбәндәгеләр бүләкләнде: Әһлиев Динар Рәис улы – крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы; Харитонов Георгий Андреевич-крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы.
Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән аларның проектларын әзерләүдә һәм консультатив ярдәм күрсәтүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен Трошина Светлана Евгеньевна бүләкләнде.